Татарстан башкаласы Башкарма комитеты шәһәр территориясендә стационар булмаган сезонлы сәүдә объектларын һәм җәмәгать туклануы объектларын урнаштыру тәртибе турындагы карарга үзгәрешләр кертте.
Тиешле документ Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлары җыентыгында басылып чыкты.
Хәзер рестораннарга һәм супермаркетларга техник тавыш җиһазларын һәм тавыш көчәйткеч җайланмаларны эш көннәрендә кичке уннан иртәнге алтыга кадәр, ә ял һәм бәйрәм көннәрендә кичке уннан иртәнге тугызга кадәр куллану тыела.
Моннан тыш, бу вакыт аралыгында җырларга, музыка уен коралларында уйнарга, кычкырырга, гомумән, шау-шулы гамәлләр кылырга ярамый.
Башка вакытта тавышның максималь дәрәҗәсе 70 децибелдән артмаска тиеш. Боерыкның үтәлешен Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров контрольдә тотачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез