Газетага язылу

Казанда караваттан егылып баш сөягенә зыян килгән балага операция ясаганнар

Балага күз колак булып тормасаң, берәр нәрсә буласын көт тә тор. Өйдә булганда бигрәк тә.

Казанда караваттан егылып баш сөягенә зыян килгән балага операция ясаганнар

Күптән түгел ДРКБга карваттан егылып төшкән 2 яшьлек баланы алып киләләр. Табиблар аның хәлен авыр дип билгели.

Тикшерү вакытында маңгай өлешенә кан сауганы билгеле була, гематома ачыклана. Җыелып торган кан баш миенә басым ясый.

– Зур гематома барлыкка килү бәләкәй балалар өчен бик куркыныч, кичекмәстән чарасын күрергә кирәк, – ди ДРКБ нейрохирургы Андрей Акимов.  

Хирурглар тиз арада операциягә тотына. Баш сөягенә сөяк-пластик трепанациясе ясыйлар, җыелган канны алалар, гемостазны тәэмин итәләр. Операция уңышлы уза. Инде тернәкләнеп өлгергән баланы өенә озаталар.

Аның сәламәтлегенә берни янамый, ди табиблар.
 
 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашевның МАКС каналыннан

Көн хәбәре