Казанда полиция хезмәткәрләре кәрәзле элемтә салонында пычак белән янаган 33 яшьлек ир-атны тоткарлаган. “Татар-информ”, Эчке эшләр министрлыгының Казандагы идарәсе мәгълүматларына таянып, шулай дип яза.
Бу хәл Максимов урамындагы кәрәзле элемтә салонында булган. Салон хезмәткәрләре, бер ир-атның кесәсеннән пычак тартып чыгаруын күреп, полиция хезмәткәрләрен чактырткан. 33 яшьлек ир-ат тоткарланган, пычагы тартып алынган.
Әлеге адәмгә карата “Хулиганлык” буенча беркетмә тутырылган. Полиция тикшерү үткәрә. Аның нәтиҗәләре буенча тиешле җәза чарасы сайлап алыначак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез