Казанда «Кече Ватан – Россия көче» форумы узачак

Яшьләр авылда ник калмый? Әлеге сорауга җавапны 29–30 гыйнварда Казанда узачак «Кече Ватан – Россия көче» форумының төбәк көнендә эзләячәкләр. Шәһәр һәм авылларда тормыш сыйфатын яхшырту мәсьәләләренә багышланган әлеге чарада 500 дән артык белгеч катнашачак.

«Кече Ватан – Россия көче» II бөтенроссия форумы шәһәр һәм районнарны үстерүне күздә тота. Быел ул апрельдә Мәскәүдә узачак һәм 9500 дән артык катнашучыны берләштерәчәк. 2025 елда, әлеге зур чарага әзерлек кысасында, гыйнвардан алып апрельгә кадәр илнең 16 төбәгендә тәүге тапкыр форумның төбәк көннәре дә узачак. Шунысы әһәмияткә лаек:  төбәкләрдә, теге яки бу җирлек үзенчәлекләрен исәпкә алып, төрле юнәлешләр буенча фикер алышачаклар. Экология темасына багышланган тәүге чара узган ялларда Мурманск өлкәсендә узды инде. Бу атнада сөйләшү өчен Татарстан башкаласына җыелачаклар. Казанда яшәү өчен уңайлы мохит турында фикер алышачаклар. Мисал өчен, Красноярск краенда – транспорт һәм юл эшчәнлеге, Чечняда – уңайлы торак, Тула өлкәсендә – сәламәт һәм актив тормыш рәвеше мәсьәләләре күтәреләчәк.

Очрашу урыны итеп Татарстанны сайлаулары очраклы гына түгел. Республика – ил күләмендә уңайлы мохит булдыру юнәлешендә әйдәп баручы төбәкләрнең берсе. 2015 елда Татарстанда җәмәгать урыннарын үстерү программасы башланды һәм алга таба эш «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысасында дәвам итте. Ун ел эчендә республиканың зур шәһәрләрендә, кечкенә авылларында 400 дән артык җәмәгать урыны төзекләндерелде һәм яңадан төзелде. Әлеге эшләрнең гомуми бәясе 26 миллиард сумнан артып киткән. Моннан тыш, 2020 елдан бирле Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы да тормышка ашырыла. Биш елда биш меңнән артык ишегалды танымаслык булып үзгәргән. Татарстанда узачак төбәк көне тәҗрибә уртаклашу һәм уңайлы мохит булдыруга бәйле көн кадагындагы мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү өчен яхшы мәйданчык булачак, ди чараны оештыручылар.

– Төбәк көне кысасында Татарстанга килгән кунакларны республиканың һәр районына алып барып, биредә башкарылган эшләрне күрсәтергә мөмкин. Республикада халыкның тормыш сыйфатын яхшырту юнәлешендә бик күп нәрсә эшләнә, – диде бу уңайдан «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин. – Авылларга бәйле кыенлыклар да юк түгел. Мәсәлән, бүген яшьләр авылда калырга теләми. Салада эш урыннары да җитми. Төбәк көне кысасында әнә шул сорауларга да җавап эзләячәкбез.

Җирле үзидарәләрне үстерү бөтенроссия ассоциациясе рәистәше Ирина Гусева әйтүенчә, ил эчендәге вазгыятьне өйрәнү бик мөһим. «Заманча технологияләр куллану, яңа проектларны алып бару буенча Татарстан – алдынгылар рәтендә. Төбәк көннәре кысасында тәгаен тәкъдимнәр кабул итәргә телибез. Казанга бер тапкыр килүчеләрнең бирегә кабат гаиләләре, балалары белән әйләнеп кайтканын беләм. Татарстанда бу чараның нәтиҗәле мәйданга әвереләчәгенә шикләнмибез», – диде ул, республикада узачак төбәк көненең әһәмиятен билгеләп.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре