Тагын бер мәктәп?! Декабрь аенда башкалада “Мәктәп 21” дигән проект эшли башлаячак. Анда программистлар әзерләмәкчеләр. Укыр өчен бер тиен акча да түләргә кирәкми. Оештыручылар әйтүенчә, расписание дә, укытучылар да юк, билгеләр дә куелмаячак. Ел саен 500 программистны укытырга җыеналар.
Узган ел Саклык банкы тәкъдиме белән беренче үзәкне Мәскәүдә ачкан булганнар. Әлеге проект халыкара таләпләргә туры килә торган белгечләр әзерләүне күздә тота. Уку йортының коммуникацияләр буенча директоры Анна Киселева әйтүенчә, бүген 1600ләп кеше белем ала. Шуның 30-40 проценты – кызлар, калганнары егетләр икән. Укучыларның уртача яше – 25. Иң өлкән кешегә – 57 яшь. Мәктәпкә 18 яшьтән өлкәннәрне кабул итәләр.
– Бүген хезмәт базарында яхшы IT-белгечләргә ихтыяҗ зур. Зур компанияләргә дә яхшы хезмәткәрләр кирәк. Мәктәптә программистлар әзерлибез. Веб-дизайн, программалаштыру, робот техникасы кебек төрле юнәлешләр булдырылган, – ди Анна. – Монда кагыйдә ятлау түгел, тәҗрибә мөһим. Шуңа күрә булачак белгечләргә оешмаларда ешрак булырга туры киләчәк. Проектлар эшләү, биремнәрне башкару материалны тизрәк үзләштерергә ярдәм итә. Уку вакыты – 1,5 – 3 ел. Мәктәпне тәмамлаучыларга махсус сертификат биреләчәк.
Россиядәге икенче мәктәп исә Казанның Спартак урамында төзеләчәк. Укырга сайлап алачаклар. Булачак укучыларны онлайн-уен, видеоәңгәмә, дүрт атналык уку кебек сынаулар көтә. Читтән килүчеләргә тулай торак тәкъдим итәләр. Беренче этапта 250 кешене кабул итсәләр, киләсе ел ахырына бу сан ике тапкыр артачак. Кыскасы, өметләр зурдан: ел саен 500 программист әзерләргә җыеналар.
Студентларның укуларын дөньяның 12 кампусында дәвам иттерү мөмкинлеге дә бар. Мәскәүдәге мәктәпкә чит илләрдән берничә кеше күчкән дә инде. Моннан тыш, 30дан артык чит ил вәкилен бәйге аша сайлап алганнар. Укытучысыз мәктәптә белем алуга караш җитди түгел дип уйламагыз. Киләчәк мәктәбенең – үз кагыйдәләре. Монда кодлар, графиклар телендә аңлашачаклар. Өлгерә алмыйсың икән, мәктәп белән хушлашырга туры киләчәк.
Сәрия Мифтахова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез