Беренчел мәгълүматлар буенча, бинада янгын чыккан.
Казан үзәгендәге «Кольцо» сәүдә-күңел ачу комплексын эвакуацияләү турында шаһитлар хәбәр итә, дип яза "Казанферст".
Шәһәр халкы социаль челтәрләрдә сәүдә үзәгенең җитәкчеләре хезмәткәрләргә һәм кунакларга янгын чыгу сәбәпле бинадан ашыгыч рәвештә чыгарга кирәклеге турында белдерүен видеога төшереп бастырган.
Сәүдә комплексы администрациясендә "Казанферст"ка хәзерге вакытта «Кольцо» да эвакуация узуын раслаганнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез