Казанда «Кольцо» сәүдә үзәге эвакуацияләнгән

Татарстан башкаласында «Кольцо» сәүдә үзәгендәге кешеләр эвакуацияләгән. Кибетләргә килүчеләрнең оешкан төстә бинадан чыгуларын сораганнар, дип яза "Татарстан 24".

Эвакуациянең сәбәбе билгесез. Барлык нечкәлекләр ачыклана.

Исегезгә төшерәбез, кичә «Тандем» сәүдә үзәгенә килүчеләрне бинада шартлаткыч мәдда куелу турында хәбәр килгәч чыгардылар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре