Казанда Көнбатыш Нил бизгәге йоктырган 6 сырхау дәвалана: кайберләре авыр хәлдә

Хәзерге вакытта Казанның Агафонов исемендәге республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә Көнбатыш Нил бизгәге йоктырган 6 сырхау калган. Авыр хәлдәгеләре дә бар. Бу хакта “КП-Казань” Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, әлеге инфекцияне йоктыручылар хастаханәгә җәй башыннан бирле кабул ителә. Шул ук вакытта нәкъ менә Көнбатыш Нил бизгәгеннән үлем-китем очраклары теркәлмәгән.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Татарстанда шушы инфекциядән 2 кешенең үлүе турында хәбәр ителгән иде. Әмма биредә бизгәктән хроник авырулары көчәю сәбәпле үлүчеләр турында сүз бара булса кирәк.
Республикада чирләүчеләрнең барысы да Көнбатыш Нил бизгәген үзебездә йоктырган. Аларны сулыклар янында черки тешләгән. Бу бөҗәкләр инфекция тарата. Черкигә инфекцияне, үз чиратында, күчмә кошлар “тапшыра”.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре