Газетага язылу

Казанда көзге ярминкәләрнең кайчан башланачагы билгеле булды

Казанда 12 сентябрьдә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланачак. Сәүдә һәр атна саен шимбә көннәрендә башкалабызның барлык районнарында 14 мәйданчыкта оештырылачак.

Шәһәрнең Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылянов “Эшлекле дүшәмбе”дә шул хакта белдерде. “Ярминкәләргә республиканың күпчелек районнарыннан җитештерүчеләр, шул исәптән “Татпотребсоюз”, “Майский” теплица комбинаты, “Ак Барс” холдингы, кошчылык фабрикалары һәм башка хуҗалыклар үзләренең продукцияләрен китерәчәк”, – дип билгеләп үткән ул.

Фазылянов әйтүенчә, Казан районнарының хакимиятләре белән берлектә сәүдә урыннарын тиешле хәлгә китерү, тирә-юньне төзекләндерү эшләре башкарылган, ярминкәләрдә җәмәгать тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген саклау оештырылачак. Шулай ук ветеринария-санитария таләпләрен тикшерү өчен шартлар тудырылачак.

“Авылларда яшәүчеләр өчен көзге ярминкә – арадашчысыз гына базарга турыдан-туры чыгу, шәһәрдә яшәүчеләр өчен – түтәлдән диярлек авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу мөмкинлеге. Безнең бурыч үзгәрешсез кала: кыр-киштә-табын элемтәсен тәэмин итү, продукция сату өчен уңайлы шартлар тудыру”, – дип аңлатма биреп үткән Казан мэры Илсур Метшин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре