Газетага язылу

Казанда курьер ГАИ хезмәткәрләреннән качарга тырышкан һәм ялган документлар күрсәткән

Казанда курьер ГАИ хезмәткәрләреннән качарга тырышып караган, ә кулга алынганда ялган документлар күрсәткән.

Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, курьерны электровелосипед йөртүчеләренең хокук бозуларын булдырмауга юнәлдерелгән традицион рейд вакытында күреп алганнар. Хокук бозучы инспекторларның туктарга дигән таләбен игътибарсыз калдырган һәм качырга тырышып караган. Тик аны куып тотып тоткарлаганнар. Шәхси мәгълүматларны тикшергәндә курьер башта полиция хезмәткәрләренә телефоныннан башка кеше мәгълүматларын күрсәткән.

Тик аңа соңыннан үзенең чын паспортын күрсәтергә туры килгән. Курьерны полиция хезмәткәренә буйсынмаган һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Рейд вакытында барлыгы 72 ташучыны тикшергәннәр. Аларның 20сенә беркетмәләр төзелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре