Казан Россиядә әлеге сервис эшли башлаячак икенче шәһәр булачак. Сентябрь башында Ассоциация Санкт-Петербургта шәһәр администрациясе белән бергә чат-ботны эшләтеп җибәрде.
Курьерның хокук бозу очрагы турында хәбәр итү өчен кулланучыга вазгыятьне аңлатып язарга, Казан шәһәрен сайларга һәм геопозицияне күрсәтергә кирәк. Кирәк булганда, мөрәҗәгатькә фото - яки видеоматериаллар да кушып була. Система гаризаны формалаштырачак һәм аны тиешле китерү хезмәтенең җаваплы хезмәткәрләренә җибәрәчәк.
Чатка сылтама буенча керергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез