Казанда “Литературный флагман России” фестиваль-форумы узачак

Казанда 23-25 май көннәрендә, “Мәдәният” илкүләм проекты кысасында, “Литературный флагман России” фестиваль-форумы үткәреләчәк. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Тәүге тапкыр үткәреләчәк чарада Россиянең 20дән артыграк төбәге вәкилләренең катнашуы көтелә. Программага 60тан күбрәк чара кертелгән. Алар арасында – “Түгәрәк өстәл”ләр, иҗади кичәләр, мастер-класслар, лекцияләр.

Мәсәлән, 23 майда “Самый читающий регион. Литературному флагману — 10 лет!” дигән панель дискуссиясе, “Развитие инфраструктуры чтения в России. Детская книга в цифровом мире” һәм “Развитие инфраструктуры чтения в России. Модельные библиотеки в школы” дигән темага ике өлештән торган “Түгәрәк өстәл” үткәрелә.

Икенче көнне “Книжный интеллект в окружении искусственного. Как книги управляют миром с помощью людей”, “Цифровая кафедра. Цифровые компетенции для книжной индустрии” темаларына дискуссияләр узачак. Форум эше “Книжная индустрия нового времени: вызовы, экономика, будущее” дигән пленар сессия белән төгәлләнәчәк.
“Мәдәният” илкүләм проектының төп максаты – халыкка мәдәни байлыклардан күбрәк файдалану, бөтен ил күләмендә мәдәни кыйммәтләрне булдыруда катнашу мөмкинлеген тудыру. Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путинның карары нигезендә 2019 елдан бирле тормышка ашырылып килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор милли проект

Көн хәбәре