Казанда “М-12” юлын төзүдә катнашкан компания хуҗасын кулга алганнар

Казанның Вахитов районы суды “М-12” федераль юлын төзүдә катнашкан “Волгадорстрой” компаниясе хуҗасы Айрат Миңнуллинны ике айга СИЗОга озаткан.

Бу хакта “KazanFirst” судның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза. Миңнуллин мошенниклыкта, аеруча зур күләмдә акча үзләштерүдә шикләнелә.

Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, “Волгадорстрой” җитәкчеләре 2023 елның 3 апреленнән 2025 елның 11 июненә кадәрге чорда, Дүртөйле – Ачи юл участогында башкарылган эшләр өчен аванс күчергән булып,  2,4 миллиард сум урлаган. Эшләр “Автодор” төзелеш компаниясе белән килешү кысасында башкарылган.

Тикшерүчеләр фикеренчә, әле тагын 2023 елның 1 июненнән 2 октябрьгә кадәрге чорда Илкүләм иминлек фондыннан алынган 6,5 миллион сум юкка чыккан. Эшләр шул ук килешү буенча башкарылган.
Миңнуллин 2026 елның 6 гыйнварына кадәр сак астында булачак. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре