Казан шәһәре 4 нче гимназия-интернатында «Мәгърифәт йолдызлыгы» халыкара фәнни конференциясе узды. Быел ул халыкара дәрәҗәдә бишенче тапкыр оештырылды. Ул татар мәгърифәтчеләре мирасын популярлаштыру, татар халкының рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, шулай ук XX гасыр башындагы хатын-кыз мәгърифәтчеләренең милли мәгариф өлкәсендәге ролен билгеләүне күздә тота.
Конференциягә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, Язучылар берлеге әгьзалары, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре һәм фән белән кызыксынучы мәктәп укучылары килгән иде. Чыгыш ясаучыларның географиясе шактый киң – Франция, Канада, Германия, Италия, Төркия, Камбоджа, Казахстан, Үзбәкстан илләреннән, шулай ук Оренбург, Әстерхан, Туймазы, Белгород, Казан, Ижевск шәһәрләре һәм республиканың төрле шәһәре һәм районнарыннан катнашырга теләк белдерүчеләр шактый күп булган.
Конференция барышында укучылар өчен берничә секция һәм укытучылар өчен “түгәрәк өстәл”ләр эшләде. Татар дөньясына, мәгърифәтчеләренә, тарихчыларына кагылышлы, бик әһәмиятле булган филология, тарих һәм педагогиканың төрле өлкәләренә караган, заманча, актуаль темаларга 130 га якын чыгыш яңгырады.
 Шулай ук кунакларның гимназиядә урнашкан музей белән дә танышып чыгу мөмкинлеге булды. Көннең һәр мизгеле файдалы һәм кызыклы узды. Кунаклар рухи яктан баеп, яңа мотивацияләр алып кайтып китүләре хакында сөйләде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез