Казанда май бәйрәмнәрендә торак арендалау бәясе бер елда 5 процентка арткан

Быел язын туристик сезон алдыннан Казанда берничә тәүлеккә фатир арендалау белән кызыксынучылар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8 процентка күбрәк. Бу хакта «Татар-информ»га «Циан.Аналитики» җитәкчесе Алексей Попов хәбәр итте.

Сервис мәгълүматларына караганда, Татарстан башкаласында кыска вакытлы аренда белән кызыксынучы кулланучыларның 25 проценты – төбәк халкы. Казанда берничә тәүлеккә арендалау өчен торак эзләүче төбәкләр исемлегенә шулай ук Түбән Новгород һәм Самара өлкәләре, Башкортстан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург кергән.

Хәзерге вакытта бер бүлмәле фатир яки студия арендалауның уртача бәясе бер тәүлек өчен 4,4 мең сум тәшкил итә. Бу узган ел белән чагыштырганда 5 процентка югарырак. Чагыштыру өчен: илдә ставкаларның уртача үсеше 13 процент дәрәҗәсендә.

«Май бәйрәмнәрендә бәяләр гадәттә 10-15 процентка арттырыла. «Җәен бәяләр күпмегә артачагын исәпләү кыенрак – июнь-августта аренда февральдәгегә караганда 25-30 процентка кыйммәтрәк булган озын сезонлы цикллар бар (ләкин бу локаль арту түгел, ә ставкаларның системалы югарырак дәрәҗәсе)», – дип билгеләде Попов.

Аның сүзләренчә, җәйге сезонда берничә тәүлеккә фатир арендалауга ихтыяҗ туристик объектлар янында урнашкан торакка гына түгел (Казан Кремле, Бауман урамы, Горький исемендәге парк һәм башкалар), ә ераграк районнарда да саклана. Бу туристларның шактый өлеше шәһәргә шәхси транспортта килү белән бәйле. Иң зур ихтыяҗ булган торак форматлары – студияләр һәм бер бүлмәле фатирлар

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре