Казанда мәктәп укучылары каникулга башкалардан иртәрәк китәчәк - бу Татарстан башкаласында БРИКС саммитын үткәрү белән бәйле. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Каникуллар календаренда үзгәрешләрне республика башкаласында БРИКС илләре саммитын уздыру белән аңлаттылар. Шуңа да карамастан, Татарстанның башка мәктәпләрендә, гадәттәгечә, ноябрь бәйрәмнәре чорында - 1 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр каникуллар башлана.
Көз көне узачак БРИКС саммитына бәйле үзгәрешләр Казан мәктәпләренә генә кагылачак.
Искәртәбез, БРИКС илләре саммиты Татарстан башкаласында 22 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр узачак. Россия Президенты Владимир Путинның килүе көтелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез