Казанда маршрут автобусы тулысынча янып беткән

Бүген иртән Казанда Авиатөзелеш районының Беломорская урамында 89нчы маршрут автобусына ут капкан.

“KazanFirst” үз чыганакларына таянып язганча, барган шәпкә автобуска ут капкан. Бәхеткә, беркемгә дә зыян килмәгән: пассажирларның барысы да урамга чыгып китәргә өлгергән. Автобус тулысынча янып беткән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, автобус иртәнге алтылар тирәсендә “Кутузов” тукталышы янында яна башлаган. Коткаручылар 20 кв.метр мәйданга җәелгән утны сүндергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре