5 август кичендә Казанның Боевая урамында балигъ булмаганнар катнашында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 20:20 тирәсендә фургон йөртүчесе яктыртыла торган җәяүлеләр кичүендә өч яшүсмерне бәрдергән һәм һәлакәт урыныннан качкан. Бәрдерү нәтиҗәсендә 12 һәм 14 яшьлек ике кыз, шулай ук 12 яшьлек малай зыян күргән. Өчесе дә төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатыла.
Әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклау өчен урынга Казанның Киров районы прокуроры урынбасары Илдар Альменев килгән. Һәлакәт булган юл кичүе яхшы яктыртыла, дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез