Казанда җәмәгать урыннарында (метро һәм сәүдә үзәкләре) грипптан вакцина ясату эше төгәлләнде. Барлыгы 13 меңнән артык кеше вакцина ясаткан. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтте.
- Барлыгы 13 430 кеше вакцинацияләнде. Без моны шактый яхшы нәтиҗә дип саныйбыз. Метро станцияләре һәм "Мега" сәүдә үзәге янындагы вакцина ясату эше туктатылды, - диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез