Казанда Миллениум күпере буенча хәрәкәт бер атнага чикләнәчәк

3-10 августта Казанда Миллениум күпере буенча хәрәкәт чикләнәчәк. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр итте.

Кичке сигездән иртәнге 5кә кадәр Вишневский урамыннан Әмирхан урамына кадәрге мәйданда юл катламы ремонтланачак. Казан автомобиль йөртүчеләренә үз маршрутларын алдан ук планлаштырырга кушалар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре