Казанда Михаил Девятаев истәлегенә мемориаль такта куелачак

Казанда Михаил Девятаевка мемориаль такта куелачак. Ул Идел буе су транспорты дәүләт университеты бинасы фасадында (Несмелов ур., 7) урнашачак. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тиешле карарга кул куйды. Карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Александр Печерский фонды Михаил Девятаев истәлегенә мемориаль такта куярга тәкъдим итте. Мемориаль такта рус һәм татар телләрендә эшләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, июль аенда легендар очучы тууына 104 ел тулды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре