Казанда өч көн дәвамында бушлай кино күрсәтәләр

Бүген Казанда “Союз” төбәк киносы фестивале башланды. Ул тәүге мәртәбә уза. Фестивальне режиссер Максим Фадеевның Мариуполь өчен көрәшкән хәрбиләрнең язмышы турындагы «У края бездны» документаль фильмы белән ачып җибәрделәр.

“Союз” кинофестивале 19-21 ноябрь көннәрендә узачак. Аның кысасында Россия төрле төбәкләрендә төшерелгән нәфис фильмнар күрсәтеләчәк. Татарстанны Илшат Рәхимбайның “Микулай” фильмы тәкъдим итәчәк.

Россия кинематографистлары берлегенең Татарстан бүлеге рәисе Илдар Ягъфәров сүзләренчә, фестивальгә кинотеатрларда күрсәтелми торган, әмма лаеклы фильмнар сайлап алынган. Аларны Казан Дәүләт мәдәният институтының актлар залында теләгән һәркем карый ала. Керү бушлай.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре