Әлеге чараны Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә Россия ислам институты, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештыра. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конференциядә мөселман белем бирү оешмалары студентлары, шул исәптән Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе һәм Татарстан мәдрәсәләре катнашачак. Шулай ук Казан федераль университеты, И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте, Төмән дәүләт университеты, Казан дәүләт мәдәният институты, шулай ук Татарстан һәм Казахстан мәктәпләре укучылары чыгыш ясаячак. Конференция студентларны, мәктәп укучыларын һәм яшь галимнәрне рухи-әхлакый тәрбия, милләтара татулык, яшьләрнең хәзерге Россия җәмгыятендә традицион кыйммәтләрен һәм ролен саклау мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен берләштерәчәк.
Конференциянең пленар утырышында ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин; РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин; Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фондының төбәк программаларын җайга салу һәм дәүләт структуралары белән хезмәттәшлек буенча директор урынбасары Алексей Петров; Болгар ислам академиясенең белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Рөстәм Гыйльметдинов; Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең гуманитар фәннәр буенча багланышларны җайга салу бүлеге башлыгы Рүзәл Кәримов; ТР Фәннәр академиясенең Ислам тикшеренүләре үзәге директоры Илшат Мөхәммәтзарипов чыгыш ясаячак.
Конференция барышында түбәндәге секцияләр оештыру күздә тотыла: «Россиядә Ислам теологиясе: тарих һәм хәзерге заман»; «Яшь галимнәр күзлегеннән теологик белем бирү»; «Туган тел һәм әдәбият»; «Мультиконфессиональ киңлектә чит телләр һәм мәдәниятләр»; «Хәзерге җәмгыятьтә медиа һәм реклама торышы: аны өйрәнү, үсеше, мөмкинлекләр».
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез