Казанда чираттагы зур вакыйга – «Дрон Экспо 2025» Халыкара күргәзмәсен һәм форумын кабул итәчәк. Пилотсыз технологияләр өлкәсендәге зур чара 26-28 августта узачак.
«Казан Экспо» күргәзмә комплексы мәйданында 10 мең квадрат метр мәйданлы масштаблы экспозиция эшләячәк. Биредә Россия һәм чит илләрнең 200 дән артык әйдәп баручы компаниясе пилотсыз авиация системалары һәм технологияләре өлкәсендә үз эшләнмәләрен һәм чишелешләрен тәкъдим итәчәк. Форумның төп бурычы – дроннар өлкәсендә яңа эшләнмәләр күрсәтү, компанияләргә партнерлар табарга булышу, стартапларга булышу һәм халыкара хезмәттәшлекне булдыру. Халыкара күргәзмә һәм форум пилотсыз системалар җитештерүчеләргә һәм уйлап табучыларга, эксплуатацияләүче оешмаларга, инвесторларга, электроника, телекоммуникацияләр һәм навигация өлкәсендәге белгечләргә юнәлтелгән. Чараны «ГЛОБЭКС» компаниясе оештыра.
Экспозиция тармакның барлык төп юнәлешләрен: пилотсыз авиация системаларын, идарә итү һәм навигация системаларын, энергия чыганакларын һәм двигательләрне, җибәрү һәм кире кайтару технологияләрен, асылмалы модульләрне, элемтә һәм мәгълүмат тапшыру системаларын, шулай ук электроника, җиһазлар һәм җитештерү чараларын үз эченә ала.
Чара кысаларында белгечләрнең квалификациясен күтәрүгә, сәнәгатьтә һәм фәндә яңа юнәлешләрне популярлаштыруга юнәлтелгән конференцияләр, мастер-класслар һәм презентацияләр узачак. Шулай ук күргәзмә пилотсыз технологияләр өлкәсендә стандартларны көйләү һәм формалаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышу мәйданчыгы булачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез