Казанда питбайк руленә утырган 13 яшьлек үсмерне тотканнар

Кичә Казан автоинспекторлары питбайк рулендәге чираттагы үсмерне тоткарлаган. Бу хакта “Татар-информ” шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып яза.

Автоинспекторлар Дәүләки урамында питбайкка утырган 13 яшьлек малайны “эләктергән”. Шундук үсмернең әнисен чакыртып алынган.

“Балигъ булмаганга карата административ хокук бозу турында эш кузгатудан баш тарту турында билгеләмә чыгарылды”, – дип белдерелгән ведомствода.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов әйтүенчә, ел башыннан бирле балалар идарә иткән транспорт чараларында (шул исәптән питбайкларда) ике кеше һәлак булган. Гарипов ата-аналарны балаларына питбайк, скутер һәм квадроцикллар сатып алмаска чакырган. “Хәтәр транспортка утыручы балалар һәлак булырга, бик нык җәрәхәтләнергә яки гомере буе инвалид калырга мөмкин”, – дип кисәткән ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре