Казанда реклама экраннарында сугыш ветераннарының фотосурәтләре “җанланачак”

159 электрон реклама экранында ясалма акыл ярдәмендә исемнәре Казан урамнарына бирелеп мәңгеләштерелгән Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләре “җанланачак”.

Казанда, Җиңү көненә багышлап, “Казан – шәһәрләр герое” социаль рекламасы “эшли” башлаячак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, 159 электрон реклама экранында ясалма акыл ярдәмендә исемнәре Казан урамнарына бирелеп мәңгеләштерелгән Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләре “җанланачак”. Җиңүгә 80 ел тулуны билгеләп үтүгә әзерләнү кысасында, РИМ медиатөркеме белән шушы проект турында килешү төзелгән.

Казан мэры Илсур Метшин әйтүенчә, “Казан – геройлар шәһәре” проекты шәһәрдә яшәүчеләрне Казан урамнары үзләренең исемнәрен йөрткән каһарманнарга якынайтачак. Аның сүзләренә караганда, ясалма акыл, геройларны “җанландырып”, батырлыклары турында сөйләү мөмкинлеге бирәчәк. Бу исә буыннар элемтәсен саклауга өлеш кертәчәк.

Проектка 86 герой кергән. Алар арасында – Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Василий Халев, Фәрид Фаткуллин, Иван Кобяков һәм Казанда туган башка каһарманнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы" Ватанны саклаучы ел сугыш ветераннарына Бөек Ватан сугышын Ватанны саклаучылар елының Ватанны саклаучылар елында

Көн хәбәре