Якшәмбегә каршы төндә, 4 февральдә, ТР Республика клиник хастаханәсенең 1 нче реанимация һәм интенсив терапия бүлеге шәфкать туташы Алена Евгений кызы Егорова вафат булды, дип хәбәр итә РКБ Телеграм-каналында.

Кыз 2018 елда Казан медицина көллиятен кызыл диплом белән тәмамлый, аннары РКБга урнаша.
6 ел дәвамында кыз реанимациядә шәфкать туташы-анестезист булып эшләгән һәм үз эшчәнлеген бик яраткан. Алена Егорова ягымлы һәм ачык кыз иде, дип хәбәр иттеләр РКБда.
- Коллегабызның туганнары һәм якыннарының кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз, - диелгән РКБ хәбәрендә.
Алена Егорова белән хушлашу дүшәмбе көнне 9:00 дән 10:00 гә кадәр РКБ ПАК бинасында узачак, дип хәбәр ителә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез