29 сентябрь көнне 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр транспорт чаралары хәрәкәте һәм машина кую урыны түбәндәге участокларда чикләнергә мөмкин:
- Чистай урамында – юлның А.Бичурин урамыннан Ямашев проспектына кадәрге өлешендә, А.Бичурин урамыннан хәрәкәт иткән вакытта (С.Хәким урамы ягына таба Ф.Әмирхан урамындагы кушылу юлыннан тыш);
- С.Хәким урамында – юлның Ф.Әмирхан урамыннан Чистай урамына кадәрге өлешендә (ике юнәлештә дә);
- Ямашев проспектында – юлның Адоратский урамыннан Себер трактына кадәрге өлешендә (ике юнәлештә дә);
- Академик Арбузов урамында – юлның Журналистлар урамыннан Ямашев проспектына кадәрге өлешендә, Журналистлар урамыннан хәрәкәт иткәндә;
- Чистай урамында – юлның Ямашев проспектыннан Адоратский урамына кадәрге өлешендә, Ямашев проспектыннан хәрәкәт иткәндә;
- Гаврилов урамындагы дублер буенча – юлның Маршал Чуйков урамыннан Чистай урамына кадәрге өлешендә;
- «Ак Барс Арена» стадионы тирәсендәге әйләнмәле юлда.
Шулай ук күрсәтелгән участокларда самокатларда, велосипедларда йөрү һәм аларны куеп калдыру тыела.
Исегезгә төшерәбез, 29 сентябрь көнне «Казан Арена» стадионында Россия һәм Иран җыелма командалары арасында иптәшләрчә футбол матчы уздырыла. Ярышлар Мәскәү вакыты белән 19:30 сәгатьтә башлана. Җанатарлар өчен оештыручылар бай эчтәлекле күңел ачу программасы әзерли, ул матч алдыннан стадион киңлегендә үткәрелә.
Матч турында тулы мәгълүмат белән рәсми сайтта танышырга була.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез