Газетага язылу

Казанда сайлау көнендә җәмәгать транспортыннан 600 меңннән артык кеше бушка файдаланган

«Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау төгәлләнде. Тавыш бирү тыныч, оешкан төстә узды, тәртипсезлекләр күзәтелмәде. Сайлау участокларында эшләгән һәр кешегә рәхмәт». Казан мэры Илсур Метшин бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсен рәхмәт сүзләреннән башлады.

– Рәхмәт сүзләре мәктәпләр администрациясенә, югары уку йортларына, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә, беренче чиратта, Казан шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсенә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына кагыла. Алар сайлауларны уздыруга кадәр үк әзерлек эшләрен башлап җибәрде һәм тавыш бирү көннәрендә участокларда тәртип, куркынычсызлыкны тәэмин итте, – диде шәһәр башлыгы.

Казанда 465 сайлау участогы эшләгән. Тавыш бирү участокларында булган сәүдә нокталарына 270 тонна азык-төлек һәм 20 тоннадан артык көнкүреш химиясе китертелгән булган. Сайлауның өч көнендә җәмәгать транспортыннан 600 меңнән артык кеше бушлай файдаланган.

Бәйрәм чараларында исә 137 меңнән артык кеше катнашкан. Җомга көнне «Казан» гаилә үзәге янында узган «Яшьләр вакыты» фестивале концертына 52 меңнән артык тамашачы җыелган. Якшәмбе көнне «Бергә булырга вакыт» фестиваленә 85 мең кеше килүе мәгълүм.

Казан мэры шулай ук соңгы вакытта шәһәрдә яңа спорт һәм җәмәгать объектлары ачылуына да тукталды. Әле күптән түгел генә Фигуралы шуу үзәге, Җәядән ату, Кикбоксинг, Регби үзәкләре ачылган. «Россиядә үзенә тиңнәре булмаган, шул ук исемдәге паркы һәм төзекләндерелгән бульвары булган «Ярдәм» үзәге эшли башлады. Кабан күле буенда чираттагы төзекләндерү эшләре тәмамланды. «Салават күпере»ндә яңа объектлар файдалануга тапшырылды», – дип санады Илсур Метшин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре