Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә Татарстан Рәисен һәм Казан шәһәр думасы депутатларын сайлауларга йомгак ясады. Аның сүзләренчә, тавыш бирү тыныч һәм хәвеф-хәтәрләрсез узган.
«Сайлаулар инцидентларсыз һәм хәвеф-хәтәрләрсез узды. Оешкан төстә, сайлаучылар өчен тыныч һәм уңайлы шартларда үтте», – диде Илсур Метшин.
Казанда 464 сайлау участогы эшләде. Якынча мәгълүматлар буенча, тавыш бирергә килүчеләр саны 56 проценттан артыграк булган.
Мэр сайлау кампаниясен оештыруда җәлеп ителгән һәр кешегә рәхмәт әйтте.
«Сайлау участоклары эшләгән мәктәп, социаль оешма коллективларына, табибларга рәхмәт белдерәм. Иминлек тәэмин иткән көч структурасы, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә, шулай ук участокларда һәм алар янында чисталык өчен җаваплы булган кешеләргә аерым рәхмәт. Бөтен шәһәр буенча ярминкәләр һәм мәдәни чаралар оештыру буенча бик зур эш башкарылды», – диде ул.
Шәһәр башлыгы сайлау комиссияләре әгъзаларына һәм күзәтүчеләргә аерым рәхмәт сүзләре җиткерде. Аның сүзләренчә, гаилә белән катнашу форматы – сайлауларның үзенчәлеге булган.
«Мөгаен, мондый масштабта беренче тапкыр без чын шатлык тудырган сайлаулар уздырдык бугай. Казанлыларның күбесе гаиләләре белән килде», – диде Метшин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез