Казанда самокатчы һәлак булган фаҗигагә ГАИ ачыклык керткән

Бүген иртән Казанның Маршал Чуйков белән Бондаренко урамнары чатындагы авариядә самокатчының гомере өзелгән. Бу хакта язган идек. «Татар-информ»га җирле Дәүләт автомобиль инспекциясеннән хәбәр ителгәнчә, фаҗига сигезенче яртылар тирәсендә булган.

«Suzuki (Яңа Савин районында яшәүче 52 яшьлек хатын-кыз рульдә булган), сулга борылганда, каршы яктан килүче BMW X5 машинасына (рулендә – Мәскәү районында яшәүче 41 яшьлек ир-ат) килеп бәрелгән. Бәрелешү сәбәпле, BMW тротуарга «очып», самокатта баручы 48 яшьлек ир-атны таптаткан», – дип сөйләп үткән агентлык хәбәрчесенә полиция капитаны Алмаз Садыйков.

Самокаттагы ир-ат шундук һәлак булган. Suzuki йөртүче, җәрәхәтләнеп, хастаханәгә озатылган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре