Казанда самокатчыны үлемгә китергән юл һәлакәте булды

Казанда BMW йөртүчесе юл-транспорт һәлакәтеннән соң тротуарга чыккан һәм самокатчикны бәреп үтергән.

Бүген Чуйков – Бондаренко урамнары чатында үлемгә китергән транспорт һәлакәте булды. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Мәгълүматлар буенча, BMW Suzuki машинасы белән бәрелешкән, тротуарга очкан һәм 48 яшьлек самокатчыны бәргән. Алынган җәрәхәтләрдән самокаттагы ир-ат урында вафат булган. Хәзер һәлакәт урынында автоинспекторлар эшли.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре