1 августтан Казанның 25 урамында парковкага бәя арта. Аның хакы соңгы алты елда үзгәрмәгән. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров әйтүенчә, түләү 100, 70 һәм 50 сумга җитәчәк. Бу хакта “Татар-информ” яза.
Тарифлар “пик сәгатьләрендә парковка урыннарының 95–100ка тулуы күзәтелгән урамнарга гына кагыла. Болар – Пушкин, Столбов, Миславский, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Айвазовский, Бутлеров, Дзержинский, Чернышевский, Профсоюз, Сибгат Хәким, Әбсәләмов һәм башка урамнар.
Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гаффаров исә Казанда бер елдан күбрәк вакыт эчендә паркингның үстерелмәвен билгеләп үткән.
“Без бер ел дәвамында паркингны үстермәдек. Хәзер инде аны үстермичә мөмкин түгел. Шәһәрдә машиналар саны арта, һәм без бу хәлдән чыгу юлын табарга тиеш. Алты ел парковка өчен тарифны үзгәртмичә килдек. Хәзер үзәк урамнардагы парковкаларда буш урыннарны табып булмый. Бу хәлдән чыгу юлы бер генә – ул да булса бәяләрне күтәрү”, – дигән Гаффаров.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез