Газетага язылу

Казанда суга сикерү буенча Татарстан Рәисе Кубогына ярышлар башланды

Бүген Татарстан башкаласында суга сикерү буенча республика Рәисе Кубогына ярышлар башланды.

Аларда Россия һәм Үзбәкстан спортчылары катнаша. Ярышларны ачу тантанасында спортчылар һәм тамашачыларга спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов мөрәҗәгать итте. “Татарстанның Спорт министрлыгы исеменнән суга сикерү буенча Кубок ярышларында катнашучыларның барчасын сәламлим! Казанга килүче спортчыларның һәммәсенә рәхмәтемне җиткерәм. Спортчылар, мөмкинлекне кулдан ычкындырмасагыз иде!”– дигән Хәлил Шәйхетдинов.

Ярышларда Россиянең танылган спортчылары арасыннан Никита Шлейхер, Глеб Касьянов һәм Геннадий Фокин катнашачак. Суга сикерү буенча Татарстан Рәисе Кубогына ярышлар Су спорты төрләре сараенда 10-12 ноябрьдә уздырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре