Казанның Пушкин урамында урнашкан 15нче шәһәр училищесы бинасын Россия халыкларының мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертергә мөмкиннәр. Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының бу җәһәттән боерыгы проекты – әлегә коррупциягә каршы экспертизада. Экспертиза бәяләмәсе 21 ноябрьгә кадәр чыгарылачак, дип яза “Татар-информ”.
Бина 1914 елда Рыбнорядская урамында (хәзерге Пушкин урамы) төзелгән. 1945-1968 елларда анда консерватория булган. Шуннан соң Казан педагогия институтының музыка факультетына бирелгән.
Бинада 2010 елдан бүгенгәчә янә Казан консерваториясе эшләп килә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез