Бүген социаль челтәрләрдә Казанда такси пассажирының акча урынына бер төргәк наркотик белән түләгәнлеге турында хәбәр таралган.
Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, таксист полиция бүлегенә килеп, бер пассажирының ниндидер матдәле төргәк калдырып китүе турында сөйләгән.
Экспертизадан соң төргәктә 0,61 грамм авырлыкта синтетик наркотик – мефедрон булуы ачыкланган.
Җинаять эше кузгатылган. Пассажирның кем икәнлеген билгеләү һәм аны тоткарлау чаралары алып барыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез