Дәүләт автомобиль инспекциясе рейды шәһәрнең барлык районнарына кагылырга мөмкин.
Казанның Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Вишневский урамындагы котчыкмалы авариядән соң (таксист гаебе белән килеп чыккан) такси буенча махсус рейд оештырачак. Бу хакта “KazanFirst” шәһәр автоинспекциясе мәгълүматларына таянып яза.
Рейдның вакыты һәм урыны турында мәгълүм түгел. Әмма аның шәһәрнең барлык районнарына кагылуы күздә тотыла. ГАИ мондый рейдларны, такси йөртүчеләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау максатыннан, даими үткәреп килә.
Исегезгә төшерәбез: 10 мартта Вишневский урамында коточкыч авария булды. “Москвич” рулендәге 29 яшьлек таксист автобуска утырырга әзерләнгән бер төркем кешене бәрдерде. Авариядә 11 кеше, шул исәптән балалар зыян күрде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез