Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе отставкадагы полковник – Казан танк училищесы җитәкчесенең элекке урынбасары, ресторатор Валерий Хахинны үтерү буенча җинаять эше кузгалткан. Хатыны – Казан шәһәр Думасының элекке депутаты, эшмәкәр, “Сытый папа” рестораннар челтәре хуҗасы Мария Горшунова кичә дачадан кайткач аның мәетенә тап булган. Бу хакта “Реальное время” яза.
Мәрхүмнең тәнендә пычак белән кадаган эзләр табылган. Мәетне келәмгә төргәннәр. Җинаятьчеләр аны фатирдан алып чыгарга ниятләгән, күрәсең. Әмма аларга нидер комачаулаган.
Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре шикләнелүчеләрне эзли. Рестораторларның фатирыннан нәрсәдер югалу-югалмау турында әлегә мәгълүм түгел.
Хахинга 69 яшь булган. 1993 елда танк училищесы җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнгән. 4 ел шушы вазыйфада эшләгән. Аннан соң ресторан бизнесына киткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез