Казанда татар милли ашларын әзерләргә өйрәтү үзәге ачмакчылар

Татарстанда халкыбызның милли ашлары буенча компетенцияләр үзәге проекты эшләнелә. Анда республиканың җәмәгать туклануы оешмалары өчен белгечләр әзерләүдән тыш, аш-суларга яңачарак сулыш өреп җибәрү юллары да эзләнеләчәк. Бу хакта “Татар-информ” Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сүзләренә таянып яза.

“Идея генә әле бу. Бурычыбыз – проектны аңлаешлы структурага салу. Анда ресторан тармагы өчен кадрлар әзерләүдән тыш, үзебездә җитештерелә торган продуктлардан яңа аш-сулар булдыру ысулларын да эзләячәкләр. Шул рәвешле Татарстан гастрономиясе киңәячәк һәм үсәчәк”, – дип сөйләп үткән агентлык хәбәрчесенә әңгәмәдәше.
Ә инде үзәкнең иң мөһим максаты – Казанны Россиядә генә түгел, бәлки бөтен дөнья күләмендә тәмле аш-сулар үзәгенә әйләндерү.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре