Казанда Татарстан Премьер-министрының элеккеге урынбасарын соңгы юлга озаталар

Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Иҗтимагый палатасының элеккеге рәисе, республика Премьер-министрының элеккеге урынбасары Илгиз Хәйруллин белән хушлашу мәрасиме уза. Бу хакта Татар-информ яза.

Хушлашу митингы 9.00 сәгатьтә башланды. Хәйруллинны шул ук көнне Арча зиратында җирлиләр.

Элегрәк хезмәттәшләре, укучылары, шулай ук республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов элеккеге вице-премьерның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашкан иде. «Гаиләгә бу зур югалтуны күтәрер өчен көч һәм сабырлык телим», — диде Татарстан лидеры.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре