Казанда төрле халыкларның туй йолаларын күрсәтәчәкләр

3 июльдә Казанның Горький исемендәге паркында Татарстанда яшәүче халыкларның туй йолалары белән танышып булачак. “Нәсел агачы” дип аталган проект бу. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта сөйләп үткән.

“Горький паркында туй йолаларына багышланган чара үткәрәчәкбез. Һәр халык үзенең традицияләре белән танышырачак. Моның өчен белгечләр әзерлибез. Хәтта махсус рәвештә мәгариф семинары да уздырачакбыз”, – дип сөйләп үткән ул.
Чара Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысасында узачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре