Казанда троллейбус пассажиры, битлек киюдән баш тартып, җәнҗал оештырган. Видеороликны социаль челтәрләрдә урнаштырдылар.
Кадрларда хатын-кызның тулы троллейбуста баруы күренә. Медицина битлеген кигән, ләкин ул аның иягендә генә - авызын да, борынын да капламый.
Пассажирлар аңа битлекне дөрес итеп кияргә өнди, әмма хатын-кыз "мин авырмыйм" дип битлекне тиешенчә киюдән баш тарта.
Шуннан соң пассажирлар ханыма җәмәгать транспортыннан чыгарырга һәм аңа үз автомобилендә йөрергә тәкъдим иткәннәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез