Казанда «Туган батыр» мультсериалын тәкъдим иттелләр

Казанда «Туган батыр» китабы буенча төшерелгән мультсериалның өч сериясе тәкъдим ителде. Чара кунаклары арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров бар иде. Шулай ук премьерага журналистлар һәм блогерлар чакырылды.

– «Туган батыр» мультсериалында барлыгы 52 серия булачак. Һәр серия аерым бер вакыйгага багышланган һәм 6 минут дәвамында бара. Кайсыбер серияләр гыйбрәтле, кайсыберләре җиңел һәм көлдерә торган. Киләчәктә мультсериалны татар һәм рус телләрендә генә түгел, ә инглиз, гарәп, төрек, казах, хәтта кытай телләрендә дә карап булачак. Татар әкиятләре геройларын бөтен планетада танытырга телибез. Бу – безнең бурычыбыз, – диде «Туган батыр» проектына нигез салучы Радик Габдрахманов. Ул шулай ук киләчәктә Г.Камал театрында Туган батыр турында мюзикл чыгару теләге турында да әйтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре