Быел «Үлемсез полк» бөтенроссия хәтер акциясе ике елдан соң Татарстан башкаласында офлайн форматта узачак. Катнашучылар колоннасы формалашу 12:00 сәгатьтә берничә ноктада старт ала, ә «Үлемсез полк» үзе Карл Маркс урамыннан 15:00 сәгатьтә хәрәкәтне башлаячак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шәһәрнең мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.
Хәрәкәт маршруты элеккеге еллардагы кебек калачак һәм Ирек мәйданыннан башланачак. Колонна Карл Маркс, Лобачевский, Кремль урамнарыннан һәм аннары 1 Май урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр узачак.
Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарның портретлары белән йөрешкә һәр шәһәр кешесе дә кушыла ала. Колоннага төп кушылу урыннары Карл Маркс урамы, Гоголь урамы, Мөштәри урамы һәм Толстой урамы киселеше булачак. Шулай ук колоннага Кремль урамында, Казан федераль университеты янында, Профессор Нужин һәм Университет урамында керергә мөмкин булачак.
«Урын җитәрлек булачак, әмма без барлык теләүчеләрне бераз иртәрәк чакырабыз. Барлык контроль-үткәрү пунктлары тикшерү чаралары белән җиһазландырылачак, шуңа күрә эре әйберләрсез килегез. Үзегезнең героегыз фотографиясен, кечкенә шешә су, һава торышы буенча баш киемен алыгыз. Мәйданчыкта игътибарлы һәм әдәпле булыгыз», – дип йомгак ясады Азат Абзалов.
«Үлемсез полк» маршрутының озынлыгы 5 км тәшкил итәчәк, финиш ноктасында – Меңьеллык мәйданында бәйрәм концерты булачак.
Исегезгә төшерәбез, Казанда «Үлемсез полк» хәтер акциясе соңгы тапкыр 2022 елда узды. Ул вакытта йөрешкә 170 мең кеше кушылды.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез