Проект Россиядә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштыруга юнәлдерелгән, шулай ук этнокультура грамотлылыгының гомуми дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә. Бирем тест формасында әзерләнгән һәм 30 гомумфедераль сорауны үз эченә ала.
Акциядә Россия һәм чит илләр гражданнары яше, белеме, социаль статусы, милләте, дине һәм гражданлыгына карамастан катнаша ала. Акция Халыклар бердәмлеге көненә багышланган һәм онлайн- һәм оффлайн-форматта үткәрелә.
Онлайн-диктантны miretno.ru платформасында узарга мөмкин. Казанда этнографик диктантта 3 ноябрь көнне 11:00 сәгатьтә Халыклар дуслыгы йортында катнашып булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез