Кичә Казанда урамда йөргәндә апаларыннан качып киткән баланы эзлиләр. Малайның әти-әнисе социаль челтәрләрдә бу хакта хәбәр урнаштырган, дип яза “KazanFirst”.
Малайның үзе белән телефоны юк. Аксыл-зәңгәрсу төстәге рәсемле толстовка, карасу джинсы кигән, рюкзагы бар. Баланың буй озынлыгы – 170 сантиметр чамасы. Пост авторы – үсмернең әтисе баласын күрүчеләрдән хәбәр бирүне сорый.

 Малай кичә кичке 7ләр тирәсендә апалары белән урамга чыккан. Урамда йөргәндә, алардан качып китеп, юк булган. Әлегәчә өенә кайтмаган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез