19-21 августта Казанда «Яшьләр һәм шәһәр мохите» II Бөтенроссия яшьләр форумы узачак, дип яза «Татар-информ». Аны Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгы һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте ДОМ.РФ үсеш институты һәм «Шәһәр реновацияләре» гомумроссия оешмасы ярдәме белән үткәрә. Форумның мәртәбәле кунагы РФ Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин булачак, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.
Форум «Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» бөтенроссия форумы кысаларында узачак. Чарага Россиянең 89 төбәгеннән шәһәр төзелеше, архитектура, дизайн һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә 400дән артык студент һәм яшь белгеч киләчәк. Форум алдынгы идеяләр, проект чишелешләре һәм шәһәрләр үсешенә җәлеп ителгән яшьләргә карьера мөмкинлекләре генерациясе өчен уникаль платформа буларак танылды. Төп максат – яшь катнашучыларны һөнәри һәм иҗади яктан үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру, шулай ук аларның төзекләндерү өлкәсендә карьера мөмкинлекләре турында күзаллауларын формалаштыру.
«Форумның уңайлы шәһәр мохите тудыруга юнәлтелгән яңа идеяләр генерациясе өчен уникаль мәйданчык булачагына ышанам. Ә сезнең катнашуыгыз озак вакытлы нәтиҗә булачак. Төзекләндерү буенча беренче Яшьләр форумы уңышлы узды. Димәк, икенчесе дә булачак», – диде министр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез