Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков хәбәр итте.
Бәйрәм 25 июньдә 16:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янында узачак. Бәйрәмгә башкаланың ике йөздән артык мәктәбеннән 9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаган 8 меңгә якын укучысын көтеп калалар.
Масштаблы чыгарылыш кичәсендә Beku, Redless, Kamilluna, Defne, «Дышать» төркеме, Игнат Изотов, Ванфи, «Дождей июля» һәм Йоло чыгышлары көтелә. Шулай ук чыгарылыш укучылары алдында DJ Сөләйман да чыгыш ясаячак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез