Казанда узачак «Милләт җыены»нда Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин катнашачак

Бүген, 8 август көнне, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкләгән делегацияне кабул итте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Очрашу җылы һәм дустанә мохиттә узды. Васил Шәйхразыев делегациянең эш сәфәре программасы белән таныштырды, Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәрендә узган очрашулар турында сөйләде. Аерым алганда, Үзәк Диния нәзарәте карамагындагы «Нурул Ислам» мәдрәсәсендә булган очрашуга тукталды.

Делегация башлыгы Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан ел дәвамында үткәрелгән чаралар турында да мәгълүмат җиткерде. Ул Баш мөфтине 26–28 август көннәрендә узачак «Милләт Җыены»на рәсми рәвештә чакырды. Тәлгать хәзрәт, үз чиратында, әлеге мөһим чарада катнашачагын белдерде һәм чакыруны шатланып кабул итте.

Очрашу барышында Васил Шәйхразыев, соңгы вакытта Казанда нәшер ителгән, татар халкының тарихы һәм мәдәниятенә багышланган бай эчтәлекле китапларны Баш мөфтигә бүләк итте. Үз чиратында, Тәлгать хәзрәт Россия мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләп килүче Россия Ислам университетының яңа бинасы белән таныштырды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре