Казанда Үзәк чыршы ачылышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фәрид Абдулганиев Татарстан Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланды. Тиешле карарны депутатлар республика парламентының 24 нче утырышында кабул итте.
Бу шимбәдә Казан агросәнәгать паркында алма төшәр урын да юк иде. Бу юлы халык көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсенә түгел, ә республиканың белем бирү йортларында укучылар кулы белән үстерелгән, ясалган, чигелгән, пешерелгән, тегелгән әйберләр сатып алырга килде.
«Безне бит соңгы елларда кешене яратмаска, усал булырга, үзеңне башкалардан өстен күрергә өйрәттеләр.
Чирмешән районының Әмир авылында яңа күпер ачтылар. Аны шушы авылда туып үскән, Себердә яшәүче игәнәче Миндар белән Фазыл Әгъләмовлар төзекләндергән.
Казан шәһәре Совет районының 67 нче номерлы «Күчтәнәч» бакчасында ярминкә үткәрү матур традициягә әверелде. Әлеге тамаша ел саен ата-аналар көче белән башкарыла. Барлыгы 11 төркем, берсеннән-берсе уздырып, өстәлләрен матур итеп, мул итеп әзерләгәннәр.
Узып барышлый телефонны билгеле бер максат белән, әйтик, килгән хәбәрне укырга дип кулга аласың. Ә берәр сәгатьтән үзеңнең Фәлән Фәләнова куйган видеоларны карап утыруыңны аңлыйсың. Ничек килеп эләктем мин монда? Бер сәгать буе нәрсә эшләдем? Ник эшләдем мин моны? Барысы да томан эчендә...
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисны хөрмәтләделәр, аңа быел 85 яшь тулды. Либретто авторы Ренат Харис булган «Сөембикә» операсын күрсәтүгә багышланган бәйрәм чарасында Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.
Татарстанның халык җырчысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Габдулла Рәхимкуловның тууына быел 100 ел булды.
Бакчалар әкренләп бушап кала. Алма-грушаларның соң өлгерешле сортлары, әлегә түтәлләрдәге кишер, чөгендер, кәбестә ише яшелчә дә озакламый саклау урыннарына кереп утырачак. Көзге нигъмәтләрне әрәм итмичә саклау өчен, нәрсәләрне белеп торырга?
Аны кичермәгән кеше сирәк, чөнки Җир йөзендә һәр өч кешенең берсе аннан интегә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре, аның җитди чир башлангычы булуын әйтеп, чаң суга. Сүзебез – колак шаулау турында. Аннан котылып һәм булдырмый калып буламы?
Фикер өстәү
Фикерегез